Күәм авылында гомер итүче Әхмәтова Гөлсинә Рәфкать кызының 18 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Поздравления

Күәм авылында гомер итүче Әхмәтова Гөлсинә Рәфкать кызының 18 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине шушы олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез. Кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшеңдә уңышлар, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп Реваль белән тигезлектә яшәргә язсын.
Алтын көздә тугансын син
Бу дөньяның нуры булып.
Тормыш юлың балкып торсын
Бәхет-шатлыкларга тулып.
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Мәңге яшә, сау-сәламәт бул
Иң кадерле якын кешебез.
«Мин бәхетле», диеп яшә,
Сер бирмичә дуска-дошманга.
Тормыш дилбегәсен нык тот кызым,
Гомер үтә диеп офтанма.
Иң изге теләкләр белән әниең һәм Фәнис.

Нет комментариев