Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Ганиев Йосыф Мәҗит улының 19 декабрьдә 60 яшьлек юбилее!

19 декабря 2020, 07:45

1165

0

1

Күәм авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Ганиев Йосыф Мәҗит улының 19 декабрьдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәктер. Кадерлебез, сиңа иң мөһиме алдагы гомер елларында тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән пар канатлы булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп хәерле, тыныч тормышта гомер итүеңне телибез.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп
Яшәвеңне генә телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Люция, балаларың Алинә-Алмаз, Рамилә-Искәндәр, Дилә, Зилә, оныкларың Әминә, Әмир.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев