Әтнә таңы

Күәм авылында яшәүче Мозафаров Илдар Шәңгәрәй улының 28 ноябрьдә олы юбилее – 65 яшь тулган көне.

--, 28 ноябрь 2020 - 09:46
206
0
0


Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Син иң сабыр, гадел, кешелекле, тырыш, ярдәмчел әти һәм тормыш иптәше. Снн – нигезебезнең терәге! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге, күп бәхетләр телибез. Алдагы тормышыңда барыбызны куандырып, сөендереп яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә балаларыңның тая­нычы, тормыш иптәшеңнең ышанычы булып озын гомер итәргә язсын. Сиңа рәхмәтебезнең чиге юк. Без сине бик яратабыз!
Күк кояшы белән бергә синең
Олы җаның безне җылытсын.
Син терәге безнең гаиләнең
Куанычы олы тормышның.
Иң изге теләкләр белән
яраткан тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, 5 оныгың.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: