Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күәм авылында яшәүче сөекле әтиебез, бабаебыз Бәйрәмов Тәлгать Әхәт улының 22 октябрьдә юбилее.

23 октября 2020, 09:52

710

0

0

Күәм авылында яшәүче  сөекле әтиебез, бабаебыз Бәйрәмов Тәлгать Әхәт улының 22 октябрьдә юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, га­дел­леккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыш­тык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә кил­гәнсең, без, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы,   йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син оныгыңа да ягымлы бабай. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без, балаларынның, оныгыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Иң изге теләкләр белән әниебез Резида, балаларың
Рәмзия-Илнур, Рүзия-Рәдис, Инсаф, оныгың Айдар
һәм кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев