Газиз кешебез! Сиңа көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, тынычлык бирсен. Якты йөзең, җылы сүзең, киңәшләрең, өзелеп яратуын өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Яныбызда син булганда гына без бик бәхетле.
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез,
Мәңге яшә, сау-сәламәт бул
Иң кадерле, якын кешебез!
Без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, улың, киленең, оныкларың,һәм оныкчыкларың.
Нет комментариев