Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Бәрәзә авылында яшәүче Зарипова Миләүшә Мансур кызының 8 ноябрь көнне 45 яшьлек туган көне.

08 ноября 2020, 07:00

916

0

0

Олы Бәрәзә авылында яшәүче Зарипова Миләүшә Мансур кызының 8 ноябрь көнне 45 яшьлек туган көне.

Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Намуслылык, гадилек, тырышлык, ярдәмчел булуың – сине бизәүче асыл сыйфатлар. Һәрвакыт шулай кешелекле булып калуыңны телибез. Өстәлләребез мул, сыйлы, кунакчыл булсын, тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен, бер-беребезгә терәк, таяныч булып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  
45 яшьлегең белән котлап
Телибез изге теләк.
Бәхетле һәм матур яшәү өчен
Сәламәт булу кирәк.
Фиргать кияү белән тигезлектә-саулыкта,
балаларыгыздан игелек күреп яшәвегезне теләп, әниең Наҗия, сеңлең Гөлшат, Илшат-Фәрдия,
Илфат, Талия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев