Әтнә таңы

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче кадерле кешем, яраткан Әнием Мостафина Фәһимәне әниләр көне белән кайнар котлыйм.

--, 27 ноябрь 2020 - 08:39
110
0
0

            Көннәр якты булсын өчен,
            Йокы татлы булсын өчен
            Әни кирәк...
            30мы, 50ме әниләр һәрчак кирәк.
            Бала карашыр өчен дә,
            Киңәш сорашыр өчен.
            Кайгы, шатлык бүлешкәндә
            Сыенып елашыр өчен,
            Һәр вакыт Әни кирәк,
            Һәр вакыт Әни терәк.
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче кадерле кешем, яраткан Әнием Мостафина Фәһимәне әниләр көне белән кайнар котлыйм.
Әни, сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән бәхетле гомер кичер. Шатлык-куанычта без балаларыңның, онык­ларыңның игелеген күреп, борчу хәсрәтсез яшәргә язсын сиңа. Шулай ук өчеседә 3 бала әнисе булган якын кешеләрем бертуган сеңлем Раилә, туган апаларым Гөлназ белән Кадрияне дә шушы матур бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм. Ба­лаларыгызның игелеген, тәүфигын күреп, ти­гез­лек­тә гомер ки­черегез.
Сезне яратып чиксез хөрмәт белән Рамилә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: