Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче Җапбарова Гүзәл Тәбрис кызының 27 апрельдә туган көне!

27 апреля 2020, 10:00

1569

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче Җапбарова Гүзәл Тәбрис кызының  27 апрельдә туган көне!


Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Синең киң күңелең, ачык йөзең, олы йө­рәгең, мәрхәмәтле киңәшең безгә, балаларыңа, бик кирәк.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, әти белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әни.
Яз аенда тугангамы, әни,
Син язлардай матур, ягымлы.
Каршылыйсың ачык йөзең белән,
Әзер була һәрчак табының.
Һәр гомернең кышы, көзе була,
Ә синеке һаман җәй килеш.
Кешелегең, кечелегең сине,
Яшәтәдер шулай яшь килеш.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Айдар, балаларың Аида, Әдилә. Бу теләкләргә Тәскирә, Мөхтәрәмә әбиләребез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев