Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез, сөекле әбиебез Флера Кәрим кызы Мусинаны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

16 октября 2020, 15:46

506

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче әниебез, сөекле әбиебез Флера Кәрим кызы Мусинаны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Әлеге матур бәйрәмең уңаеннан, әниебез, сиңа көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Киләчәк көннәреңдә дә һәрвакыт шундый мөлаем һәм миһербанлы булып кал. Күзләрең яшьләнмәсен, йөрәгең таушалмасын, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып яшә.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев