Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнәдә гомер кичерүче хөрмәтле хезмәттәшебез Галиева Рафия Абдул кызының 20 октябрьдә 80 яшьлек олугъ юбилее!

23 октября 2020, 09:51

530

0

0

Олы Әтнәдә гомер кичерүче хөрмәтле хезмәттәшебез Галиева Рафия Абдул кызының 20 октябрьдә 80 яшьлек олугъ юбилее!

Хөрмәтле табибыбыз Рафия Абдулловна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Һәр туар таң Сезгә  бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен. Алдагы көннәрегездә дә бәрәкәтле тигез-имин тормыш, тыныч картлык телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын, игътибарын тоеп, сау-сәламәт булып, тыныч картлыкта гомер итәргә насыйп булсын. Сез кешеләргә карата игътибарлы, шәфкатьле булу белән, үз эшегезне яратып, белеп башкаруыгыз белән халык ихтирамын казанган балалар табибы булдыгыз. Сез дарулар белән генә түгел, ягымлы мөнәсәбәт, нурлы йөзегез белән дә авыруларны дәваладыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә!   
Талмасын һич очар канатыгыз,
Йөзегездә нурлар сүнмәсен.
Каршылагыз якты өмет белән
Гомерегезнең һәрбер иртәсен!
Иң изге теләкләр белән шифаханә коллективы,
профсоюз оешмасы, ветераннар советы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев