Әтнә таңы

Олы Әтнәдә яшәүче һәм бүгенге көндә дә үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкаручы хезмәттәшебеә Гарипова Гөлнур Тәлгать кызының олугъ юбилее булып узды!

--, 23 октябрь 2020 - 09:55
331
0
0

Хөрмәтлебез! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Киләчәкнең якты көннәрендә бары шатлык-куанычларга гына төренгән тыныч, тигез, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар-оныклар сөенече, озын гомер насыйп булсын. Йөрәк җылысын кушып якты йөз, тәмле тел белән дә авыруларны сихәтләндерүче зат Сез! Юлларыгызда һәрчак уңышлар юлдаш булсын, күңел күгегез аяз, җаныгыз тыныч, йөзегездән елмаю китмәсен.
Иң изге теләкләр белән шифаханә коллективы,
профсоюз оешмасы, ветераннар советы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: