Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Суфия Кәрим кызы һәм Сәлихҗан Шәрип улы Сәмигуллиннарның 21 ноябрь көнне бергә тормыш корып яши башлауларының 50 еллык «Алтын туй»лары.

21 ноября 2020, 08:00

646

0

0

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Суфия Кәрим кызы һәм Сәлихҗан Шәрип улы Сәмигуллиннарның 21 ноябрь көнне бергә тормыш корып яши башлауларының 50 еллык «Алтын туй»лары.

Кадерлеләребез! Сезне чын күңелебездән шушы зур, шатлыклы бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 50 ел гомер кичердегез. Кылган яхшылыкларыгыз бүгенге көндә дә туган нигезебезне таркатмый. Без сезгә киләчәктә дә тән саулыгы, иман байлыгы телибез. Һәрвакыт үзегезнең кирәклегегезне, кадерле икәнегезне тоеп яшәгез. Гаиләбез имин булсын. Балаларыгызның игелекләрен күреп, саулык, җан тынычлыгы белән, тигезлектә гомер көзләрен, кышларын да кайгысыз-хәсрәтсез каршыларга насыйп булсын.
Алтын туегыз белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Иртәгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә,
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, улыгыз-киленегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев