Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә озак еллар хисапчы булып эшләүче хезмәттәшебез Шәйдуллина Райлә Мәннән кызының 55 яшьлек юбилее.

04 декабря 2020, 10:00

970

0

0

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә озак еллар хисапчы булып эшләүче хезмәттәшебез Шәйдуллина Райлә Мәннән кызының 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Райлә Мәннән кызы! Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттагыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулып торсын. Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәттәш буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән аерылып торасыз. Сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар һәм оныклар бәхете, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев