Әтнә театрының легендар артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Кадыйр улы Фәйзрахмановның 11 декабрьдә 70 яшьлек олуг юбилее.
Поздравления

Әтнә театрының легендар артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Кадыйр улы Фәйзрахмановның 11 декабрьдә 70 яшьлек олуг юбилее.

Хөрмәтле Таһир ага! Әтнә театры – гасырлар киңлеген үз офык биеклегенә күчергән уникаль театр. Кабат­лан­мас үзен­чә­ле­ге­без­не, тарихыбызны, бүгенге һәм ки­лә­чәгебезне уйлаганда, горурланганда, без, һич­шик­сез, сезнең кебек театрга җаны-тәне белән бирелгән фи­дакарьләребезгә рәхмәт әйтәбез! Сәхнәдә ту­дырган, һәр­берсе энҗе бөртегенә тиң рольләрегез белән генә тү­гел, бәһасез киңәшләрегез, белемегез, дөньяга кара­шыгыз һәм, иң кадерлесе – йөрәк утыгыз белән Сез Әтнә театрының җанына, тере легендасына әйләндегез. Сезнең исем театрыбызның йөз аклыгы да, вөҗданы да, горурлыгы-мактанычы да! Елларны, әйдә, календарь бит­ләре санасын, ә Сез бүгенгедәй егетләрчә гаярь­лекне, яшьләрчә җитезлекне, ил агаларыдай олпатлыкны һәм затлылыкны югалтмыйча, исәнлектә озак яшәгез! Сау­лык-сә­ламәтлек, озын гомер, балалар-оныклар куанычы те­либез!
Ихлас хөрмәт белән Г.Тукай исемендәге
Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы.

Нет комментариев