Әтнә таңы

Төрекләр авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез МӘрданов Газинур Гыйльметдин улының 24 ноябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

--, 24 ноябрь 2020 - 07:55
233
0
0

Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге те­ләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Си­нең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик си­рәк­тер. Кадерлебез, сиңа иң мөһиме алдагы гомер елларын­да тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бә­хетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә ба­лаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыңның шәф­кать­лелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән пар канатлы булып, бер-берегезнең күңел як­тылыгын, җан җылысын тоеп хәерле, тыныч тормышта го­мер итүеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Гомер үтә диеп моңсуланма,
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр,
Барыр юлларыңны бизәсен.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп иң изге теләкләр белән
тормыш иптәшең Люция, балаларың Айнур-Гөлзирә, Илнур-Энҗе, оныкларың Әлфис, Әлфинә, Закир, Мансур, Самир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: