Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Төрекләр авылында яшәүче кадерле кешебез,тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Гыйльманов Рәгать Гыйльман улының 16 октябрь көнне 80 яшьлек гомер бәйрәме.

16 октября 2020, 15:48

643

0

0

Төрекләр авылында яшәүче кадерле кешебез,тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Гыйльманов Рәгать Гыйльман улының 16 октябрь көнне 80 яшьлек гомер бәйрәме.

Кадерлебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без си­­ңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Гаиләбезнең маягы, тор­­мышыбызның терәге, кешеләргә ярдәмчел булуың белән без­­гә һәрчак үрнәк булдың. Тирә-күршеләр белән дә дус-тату бу­лып яшәвең үзе бер тәрбия. Дөрес һәм төпле киңәшләрең бе­лән балаларга да һәрчак булышырга әзер торасың. Алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле, тыныч көннәрдә яшәргә язсын. Бүген син бик бәхетле, чөнки дөньяның саф һавасын сулап, бар гүзәллекне күреп, үз аякларыңда йөрисең.Янәшәңне без, яраткан тормыш иптәшең, сөекле балаларың, оныкларың, оныкчыгың, туган-тумачаларың бизи. Менә дигән төпле тормышың һәм горурланырлык үткәнең бар. Аллага шөкер. Яны­бызда син булганга без дә бик бәхетле. Син терәк тә, булышчы да, үрнәк алырлык кеше дә. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, яраткан кешебез.
Әтиебез-безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сине ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев