Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Әтнә авылында гомер итүче әниебез Сабирова Нәкыя Габделхак кызын Әниләр көне белән котлыйсыбыз

28 ноября 2020, 07:43

429

0

0

Яңа Әтнә авылында гомер итүче әниебез Сабирова Нәкыя Габделхак кызын Әниләр көне белән котлыйсыбыз

Син соң әллә изге фәрештәме, әни,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп,
Килә бүген башны иясе.
Яңа Әтнә авылында гомер итүче әниебез Сабирова Нәкыя Габделхак кызын Әниләр көне белән котлыйсыбыз килә. Әниебез өчен, без – өч кызы, инде үзебез әниләр булсак та, һаман да сабыйларбыз. Аның янында безгә рәхәт, ул пешергән ризыклардан әле дә балачак тәме килә. Әниебезнең ярдәмен, күңел җылысын тоеп яшәү – үзе бер бәхет. Әниебезгә Аллаһы Тәгалә озын гомерләр биреп, аның иркәле карашларын тоеп, киңәшләрен ишетеп, озак еллар яшәргә насыйп итсен иде. Әни, сәламәт бул, тигезлектә, балаларың, оныкларың игелеген күреп, бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәргә язсын сиңа. Һәр туар таң куанычлар гына алып килсен.
Сине яратып кызларың.   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев