Әтнә таңы

Яңа Әтнә авылында яшәүче Мөхәмәтҗанова Фирдания Илдус кызына 28 ноябрьдә 60 яшь тула.

--, 28 ноябрь 2020 - 08:41
147
0
0

Әниебез, сине 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, шатлык телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның рәхәтен күреп әтиебез белән тату яшәргә Ходай насыйп итсен. Безне кадерләп, яратып үстергәнең өчен, рәхмәтебезне белдерәбез. Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылыңны кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фоат, кызың Гөлия, киявең Илгиз, улың Фидаил, киленең Әлфинә.
Бу теләкләргә оныкларың да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: