Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Бәрәскә авылында яшәүче кешебез, киленебез, туган апабыз Әхмәдуллина Миләүшә Тәлгать кызының 11 октябрь көнне 45 яшьлек юбилее!

11 октября 2020, 08:00

736

0

1

Югары Бәрәскә авылында яшәүче кешебез, киленебез, туган апабыз Әхмәдуллина Миләүшә Тәлгать кызының 11 октябрь көнне 45 яшьлек юбилее!

Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Миләүшә, сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы. Алдагы гомер елларында тормыш юлларың Сәет белән пар канатлы булып, балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, муллыкта, тагын бик күп еллар бергә-бергә бәхетле гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Күңелең гел изгелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилеең-бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Гомереңнең һәрбер мизгеле
Тулып торсын бәхет нурына.
Сәламәтлек, сөенечләр белән
Шөкер итеп яшә барына!
Иң изге теләкләр белән Нәкыйп, Рәмзия,
Газинур-Люция, Илнур-Энҗе, Эдуард-Гөлчәчәк,
Закир, Мансур, Солтан.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев