Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә миләшнең файдасын беләләр

Миләш өлгереп килә Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда ( мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә),...

Миләш өлгереп килә

Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда ( мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә ( ашказаны катары, уникеилле эчэк язвасы, энтерит, эч китү) файдаланалар. Бу бигрәктә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.

Миләш суы. Стакан ярым суга бер кашык изелгән миләшне салып пешерегә. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә. Миләш согы. 2кг миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшаганчы пешерергә. Иләк аша уып сыгарга һәм пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.

"Алтын көз" эчемлеге. Гөлҗимешне ваклап, миләш белән катнаштырырга, өстенә кайнаган су коярга ( кипкән миләш 2 аш кашыгы, кипкән гөлҗимеш 2 аш кашыгы, су 1 литр, шикәр 50грамм), 10 минут кайнатырга, 4-5 сәгать төнәтергә һәм, кирәк булса шикәр өстәп, сөзеп эчәргә.

"Кама" миләш согы. 2 стакан миләш согы, 4 аш кашыгы бал, 4 аш кашыгы мүк җиләге согы. Сөт өсте белән ашарга.

Шикәрле миләш согы. Миләш согына шикәр ширбәте өстәргә (миләш согы 550 грамм, ширбәт 450 грамм), кайнау хәленә җиткереп, банкаларга тутырып куярга. ...

Миләшкә халык гомер буе хөрмәт белән караган. Аны кисмәгәннәр дә, сындырмаганнар да. Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар. Күз тиюдән саклый торган агач та әле ул, моның өчен өлкәннәр"Әтәч тавышын ишетмәгән" агач ботагын кулланырга кушалар. Ис тигән очракта да иң элек миләш ашатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев