Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әтнәдә машина урлаганнар

Районыбыз авылларының берсендә машина урлау очрагы теркәлә. Хәер, бу эшне ничек итеп тә аңлатырга белмәссең.

Бәлки кызык эзләп, башкарылган эш кенәдер. Тик нәрсә генә булса да, һәр кылган гамәл өчен закон каршында җавап бирергә кирәк.

Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗановадан алган мәгълүматлар буенча, берәү күршесенең капка алдында торган машинасын урлап алып китә. Әлеге очракта, машина эчендә калдырылган ачкыч та урлаучыга менә дигән мөмкинлек тудыра. Әлеге адәм машинаны урлап кына калмый, ә аның белән юл транспорт һәлакәте дә ясый.

Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара. Һәм җинаять эше кузгатылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев