Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Килене кабыргасы сынганчы кыйнаган

Озак еллар бер гаиләдә, бер түбә астында яшәп тә, тыныша алмаган кешеләргә кисәккисәк шаккатасың.

Тыныч, тату яшәүгә ни җитә, югыйсә. Районыбыз авылларының берсендә килен кеше бер түбә астында яшәүче ир затын кыйный. Иртәнге якта бу ике кеше арасында тавыш чыга. Гауга, кычкырыш белән генә тәмамланмый, сугышуга кадәр барып җитә. Дөресрәге, килен кеше ир затын яхшы гына итеп “тәпәли”. Нәтиҗә дә тегесенең кабыргаларына кадәр сына. Хәер, кабырга сынарлык булгач, “тәпәләү” генә булмаган инде бу күрәсең.

– Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең сорау алу вакытында килен кеше кылган гамәлләренең барысын да таныды. Дөрестән дә, ир затын кыйнавы хакында әйтте. Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара, – дип хәбәр итте Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Өч көнлек дөньяда яшибез, җәмәгать. Ул көннәребезне дә тынычлыкта, бер-беребезне хөрмәт итеп үткәрсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев