Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

6 ел стажлы Ниязның олы хыялы

Әтнә дәүләт драма театры артисты Нияз Заһидуллинның туган көне бүген. Гадәтиме ул артист туган көне?!

    Сораулар күп, чөнки артист безнең өчен гади кеше түгел. Без  аларны икенче төрлерәк кабул итәбез. Әйтерсең, алар җир кешесе түгел. Сәхнә бездән югары, аның уйнаучысы күптән инде безнең кебек  кенә түгел. Мөхәммәт ага Мәһдиев язганча инде, ...укытучы бәрәңге ашый микән ул... сыманрак. Нияз белән дә әнә шул темага сөйләштек. Ә ул мине гаҗәпләндереп, сокландырып, җир кешесе булуын раслады.

" Туган көнемне туганнарым, гаиләм белән үткәрергә яратам", - ди. 

Җирдә нык басып торган  Югары Ослан егетенең Әтнә театрында эшли башлаганына 6 булып, җиденче ел киткән. Баштарак бу яшь егет килеп, сәхнәдә уйный башлагач, үзебезнекеләрдән соң, аның рольләрен куркып кына, шулай да  өметләнеп карадык. Ә ул безнең шигебезне шул мизгелдә үк юкка чыгарды. Үзе җырчы, үзе биюче, тагын бик күп сәләтләре барлыгын күргәч, яраттык. Ә ул безне үз итте. Әтнә кызы, театрыбыз артисткасы Рәзинәгә өйләнеп, гаилә корып җибәрделәр. Зәринә белән Камилланың яраткан әтисе бүген Нияз.

- Мин бик бәхетле кеше. Яраткан эшем, гаиләм, балаларым бар. Мине яраткан тамашачым бар. Аллага шөкер, рольләрем күп һәм мин үзем башкарган бар рольне яратам...- ди ул

-Туган көндә теләгән теләк кабул булучан, Нияз, нинди хыял-теләгең бар?

- Хыялларым бик куп. Хыялсыз кеше кеше тугел, минемчә. Хәзерге вакытта зур йорт төзеп,  барлык дусларымны, туганнарымны жыеп,  икенче туган көнемне шунда уздырасым килә...

- Кабул булсын. Туган көнең белән, Нияз, тамашачыларыңның котлавын кабул ит. Сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә бүгенге кебек бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Тамашачыларың мәхәббәте яңа үрләр яуларга көч бирсен. Гаилә бәхете озата барсын.

Фотолар Нияз Заһидуллин альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев