Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Без авыл төзедек"

Артистыбыз тагын бер фильмда төшә.

“Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмының сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен, Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар, дип яздык. Әтнә артисты катнашканын да әйттек.  Нияз Заһидуллин Перьмнан кайтты.

- Мин сөрген эпизодында катнаштым. Без шул кулаклар дип читкә сөрелгән кешеләрне уйнадык. Безне калдыралар.  Авыл төзибез, ауга йөрибез... Ә болай алганда тәэсирләрне язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел. Ышанып бетүе дә читен әле...- ди Нияз Заһидуллин.

Әйбәт фильм булачагына да шикләнми. "Бик көчле әсәр, һәм бик яхшы уйный торган артистлар төшә бу фильмга,  -ди. 

 *****

Сюжет буенча крестьян хатыны Зөләйханың ире Мортазаны үтерәләр, ә аның үзен Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр узган гасырның 30 нчы елларында була. Әсәрнең икенче бүлегендә сөргенгә җибәрелгән кешеләрнең Ангара елгасы яры буенча тайгада исән калу тарихы сөйләнә.

Иртәгә фильм төшерүчеләр бригадасы Татарстанның Лаеш районында эшли башлый. Лаешта Семрук авылы җирлеге төзелде. Кышын актерлар Пермь краена барачак һәм Хохловкада төшерүләрен дәвам итәчәк.

  • Фильмның премьерасы 2019 елның ахырына планлаштырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171050/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнеке