Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Фидаилнең яңа могҗизасы

Ары авылында яшәүче хәбәрчебезнең әллә ниләр уйлап табарга яратуын гел язып торабыз. Сокландыра торган бер сыйфаты бар: уйлый да, эшли дә.

Кулыннан да килә. Хыялланучылар күп, ә Фидаилнең куллары алтын, менә бу - ул уйлап тапкан чираттагы техника. Теркәп, патент кына аласы бар. Монысы уены-чыны бергә.

-Балачак хыялым бар иде: минем үзйөрешле чана уйлап табасым килде. Таба алмадым, менә бу могҗиза димме инде, хатыным Райлә аны "Чудо Юдо" дип атады, шул хыялга якынрак. Алды аның мотоблок көпчәклесе, арты- чана урындыгы булганы. Сары булып күренгәне, капкачлы ящик. Безгә мәдәният йорты ерагырак, рәхәтләнеп утырып эшкә йөрибез. Күп әйберне төнлә уйлыйм, көндез вакыт булганда эшлим, - ди Фидаил Кадимов үзе.

Әле бу гына да түгел, "Чудо Юдо"ның бульдозеры, арбасы бар. Аларын да Фидаил үзе эшләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев