Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Клара Әгъзәм кызы Кадимованы бүләкләделәр

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары бүлекчәнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Һәм лаеклы бүләкләр алдылар. Җәзаларны үтәтү хезмәтенең 100 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара ведомство төбәкара уку үзәге базасында узды.

Хезмәткәрләрне һәм ветераннарны истәлекле дата белән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге котлады.

Бәйрәм концерт программасы кысаларында чарада катнашучыларга юбиляр хезмәте тарихы турында искәрттеләр, республикада һөнәри эшчәнлек турында фильм төшерделәр, шулай ук төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан түгәрәк датага әзерләнгән телевизион сюжетлар күрсәттеләр.

Бүген Татарстанда җинаять-башкарма инспекциясе составында 13 муниципальара филиал, УИЯНЕҢ 11 филиалы, җәзаларны үтәү һәм җинаять-хокукый характердагы башка чаралар куллану бүлеге эшли  -   https://vk.com/public59491893

   Әлеге чарада Әтнәнең артистлары - Руслан Галиуллин, Зөлфәт Фәхретдинов, "Конфетки" вокаль ансамбле катнашты. Ә иң сөенечлесе, тантана барышында Әтнә кызын  - Татарстанда җинаять-башкарма инспекциясенең Арча филиалы җитәкчесе Клара Әгъзәм кызы Кадимованы бүләкләделәр.

Котлыйбыз!

Фотолар  https://vk.com/public59491893 алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев