Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Күәмнәр Реваль Мөхтәр улын зурлап искә алдылар - менә бу хоккей!

Туган авылым - Күәм, һәм аның кешеләре белән тагын бер кат горурландым бүген.

Рәхмәт укытучыбыз, яңа гына республикабызның мактаулы исемен алган Булат абый Зариповка. Рәхмәт авыл җитәкчеләренә, рәхмәт классташларына.

Бәйгенең спонсорлары - Реваль абыйның туганы - Рәдиф Сабитов, сыйныфташлары - Хәбибуллин Рөстәм, Зарипов Илдар.

Бүген алар Чернобыль АЭСында шартлау булгач, беренчеләрдән булып, бу фаҗига булган урынга җибәрелгән, Күәм урта мәктәбенең иң яхшы укучысы,хоккейчысы, Казан химия-технология институтының активисты,горурлыгы булган, Мөхтәр абый белән  укытучыбыз Наилә апа Кәримова - Низамованың бердәнбер улын - Реваль абый Низамовны искә алып, елдагыча аның рухына дога укыдылар һәм аның истәлеген зурлап, елдагыча  авылның хоккей  сөючеләре арасында бәйге үткәрделәр. 

Бәйге олылар(ветераннар), студентлар, мәктәп укучылары, һәм кунакка кайтучылар арасында барды. 4 команда да көчле.

Азан белән башланган бәйгенең җиңүчеләре булып, олылар командасы калды. Реваль абыйны яхшы белүчеләрнең җиңүе гаҗәп тә түгел.  2 урында -  мәктәп укучылары командасы, 3 нче урында - кунакка кайтучылар.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Реваль абыйның рухы гына түгел, әти-әнисенеке дә шаттыр. Менә шулай яшәргә кирәк. 

Изгелекнең дә, игелекнең дә, камиллекнең дә чиге юк, диләр. Менә бу бәйге шуңа тагын бер дәлил.

Фотоларны авылдашларым җибәрде. Рәхмәт яусын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев