Әлфирәле дөнья - уйландыра торган дөнья!




Арылар кебек тә яшәп була. Җомга көнне Арының бөтен халкы дәррәү күчкән иде.
Олысы - кечесе төштән соң Ары мәдәният йортына ашыкты. Яңгыр сибәләп тора, ә әбиләрең чәчәк, чүлмәге белән гөл күтәреп, зонтиксыз килеш мәдәният йортына килә. Берәм-берәм.
- Авылыгызның бер башыннан бер башына йөреп чыкмалы түгел бит, яңгыр ява, куркытмадымы,- дип сорашам.
"И балам, без бер бүген шулай йөрибез, Ә Әлфирә гомере буе яңгыр-кар димәде, көн димәде, төн димәде, авыру янына чыгып йөгерде. Авыл нәрсә ул, авыл эчендә йөреп була, әле аның Яңа Бәрәскәсе, Бахтачысы бар бит. Юлы бармыни аның. Әле авыл эчләренә азрак таш җәелде, авылга асфальт килде. Юлсыз җирдә күпме интекмәде ул. Киләбез, авыл белән килерләр, Әлфирә безнең өчен яшәде, әле дә яши. Менә гөлемне генә саклап бетереп буламы", - дип гөлен пальтосы эченнән чыгарды бер әби.
Берәм - берәм таякка таянып килгән апаларны барлыйм. Балалы әниләр килә. Берсе дә буш кул белән түгел.
Ул да түгел Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев килеп керде. "Бу көн авыл халкының кичерешләренең чагылышы кебек, фельдшерсыз калабыз, дип борчыла бар да. Дөрес, аның урынына ике шәфкать туташы чираттан килеп, икешәр сәгать эшләп китәләр. Ә халык Әлфирәгә йөгерә", - ди.
Авыл халкы, үзләренә 36 ел буе хезмәт күрсәтеп, үзләрен дәвалаган фельдшерларын - Әлфирә Тәлгать кызы Хөснетдинованы хөрмәтләп лаеклы ялга озатты. Түр башына менгереп утыртып, аның хөрмәтенә "Шәфкать тулы тормыш сукмагы", дип исемләнгән кичә үткәрде. Әлеге чараны мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова белән аның тормыш иптәше Фидаил Кадимов оештырды.
Арыда узасы әлеге чарага район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" машинасында Гөлия Мифтахетдинова, Илсияр Шиһапова белән бергәләп бардык.
Авыл халкының бердәмлегенә сокланып, бергәләп кайттык. "Минем мондый кичәне дә, мондый бердәм авылны да күргәнем юк иде", - дип әйтеп куйды Гөлия Фәрит кызы да.
Ә мин үзем гади фельдшерны зурлап, икәүләп Арыга барган бу сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә сокландым. Мари чигендәге кечкенә авылга бармасалар да сүз әйтә алмаслар иде, котлауның мең дә бер чарасы бар, ә алар аны хөрмәт итеп зурлап барып, зурлап чыгыш ясадылар.
Әлфирәле дөньяга исем китеп кайттым. Әлфирәле дөнья - хөсетсез дөнья, Әлфирәле дөнья - бай дөнья, Әлфирәле дөнья - рәхәт дөнья, Әлфирәле дөнья - шәфкать тулы дөнья, Әлфирәле дөнья - хөрмәт тулы, эчкерсез дөнья. Әлфирә кебекләр үзен белештермичә эшли инде алар, моңа гаҗәпләнәсе юк, мин менә шул эшләгәнне күрә белеп, дәррәү кубып, авыл белән Әлфирәне зурлаган халыкка сокланып, рәхмәт әйтеп кайттым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 10:25Көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.5500
-
27 гыйнвар 2021 - 09:20Балалар бакчасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.8400
-
26 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.15400
-
26 гыйнвар 2021 - 17:30Җитәкчебезне кабат бүләкләделәр "Әтнә таңы" газетасы редакциясе җитәкчәсе Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызын "Россия Журналистлар берлеге" Грамота белән бүләкләде.9700
-
26 гыйнвар 2021 - 16:30Хоккейчы егетләрне котлыйбыз! 23 гыйнвар көнне Әтнә районы урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумы урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында XV Спартакиада кысаларында хоккей буенча турнир узды.16700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Күлле-Кимедә балалар белән очрашу үткәргәннәр Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.11800
-
26 гыйнвар 2021 - 14:05Эксперт вакциналардан коронавирус инфекциясе йокмавы хакында белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле коронавирус белән авырган кешеләргә көздән дә иртәрәк прививка ясатмаска киңәш итә.10400
-
26 гыйнвар 2021 - 13:301997 елга кадәр теркәлгән мөлкәтне Росреестрда бушлай рәсмиләштерергә була Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.9800
-
26 гыйнвар 2021 - 13:15Татарстанда узган тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Республикада 11,4 меңгә якын кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 меңнән артыгы икенче дозаны алган.10300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә рызык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.4500
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.36100
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.34700
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.33600
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.27700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика