Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Мәрхәмәтлелеге - йөзендә

Түбән Шашы авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллина махсус хәрби операциядәге авылдашларына ике төрле аш һәм пакетлы чәйләр ясап, гаиләләренә тапшырган.

Гөлүсәнең бу игелекле гамәле турында ишеткәч, тиз арада җыенып, Түбән Шашыга кузгалдык. Ул әзерләгән пакеттагы коры ашны үз күзләребез белән күреп кенә калмадык, хәтта авыз итеп тә карадык.
М-мм, бик тәмле чыккан ашы, ә исе борынны ярып керә. Туклыклы да, пакеттагы чәй исә, күпкә тәмлерәк. Афәрин, Гөлүсә! Ничек, кайдан карап пешерергә өйрәнгәнлеге турында да сорашмый кала алмадык. 
— Теләче һәм Саба районнарында шундый коры паеклар әзерлиләр икән, дип бу хакта кызым Илүзә әйтте. Алар белән телефон аша аралашып, әзерләп карарга булдык. Безгә ошады, өй ашы кебек. Дөрес, мәшәкатьлерәк. Чөнки ашка дигән әйберләрне башта киптерергә кирәк. Ашка дигән бәрәңгене дә башта пешердем, аннары уып, киптергечтә (сушилка) киптердем. Үзебезнең авылдан махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребезнең гаиләләренә тапшырдым. Менә тагын тутырып, әзерләп куйдык әле«, — дип Гөлүсә пакетларга күрсәтте. 
Әлеге ризыкларны гаилә белән әзерлиләр. Әнисе Гөлфизә апа, үзе һәм җәмәгате Азат, шулай ук кызлары Азалия дә читтә калмый. Ризыклар әзер булгач, аларны бер ашарлык итеп, пакетларга тутыралар. Аш янында ашарга дип ипигә кадәр киптергән Гөлүсә. «Ипине шакмаклап киптердем. Егетләребез утырып ашый алмасалар, кесәләренә булса да тыгып йөрерләр дип. Аз-аз гына кабып куйсалар да, ризык булыр», — диде ул. 
Сөйләшү барышында Гөлүсә ничек коры аш әзерләргә икәнлек белән дә таныштырды. Иң мөһиме ризыкларны киптерү зарур ә аның өчен кул астында җиләк-җимеш киптергече булу кирәк икән. 
— Кайбер кызларга ничек эшләргә кирәклеген өйрәткәч, киптергеч юк шул, диючеләр булды. Әле менә гриль пешерә торган духовкада да киптереп бу­ла диделәр. Хәзер менә шунда ясап карыйм әле. Әгәр дә килеп чыкса, әйтермен, — диде Гөлүсә. 
Пакетлы чәйләргә килгәндә, үзләре киптергән иванчәй, мәтрүшкә, бөтнек кушып ясаганнар. Чәй янына үзе киптергән җиләк кагы да куйган. Һәр ризыкны аз-азлап, бер ашарлык итеп пакетларга тутырганнар.
«Бу әзер пакетларны үземнең дус кызларымның махсус хәрби операциядә катнашкан улларына бирәм», — диде ул идәндәге пакетларга күрсәтеп. 
Тулырак "Әтнә таңы" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев