Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Мәрьям әбигә бүген 90 яшь тулды

Кышлау авыл җирлегенең Яңа Өҗем авылында яшәүче Мәрьям әби Габдрәфик кызын котларга бардык.

Мәрьям әбине районыбыз башлыгы урынбасары Фәрит Мансур улы Нуриев шулкадәр җылы, матур итеп котлады бүген. Чәчкә белән открыткалар тапшыргач, бүләккә дип алып барган җылы пледны аркасына салып, әбинең аркасыннан сөеп куйды.

Социаль яклау оешмасы җитәкчесе Әминә Галиева да, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова да юбилярны котлап, Мәрьям әбигә сәламәтлек теләделәр.

Гомере буе эштән башканы белмәгән, 6 кыз тәрбияләп үстергән, 14 оныгы, 23 оныкчыгы булган әбекәй шулкадәр шатланды. 

- Кичә туган көнем белән котларга шуның кадәр кеше килер, дип уйллый да алмадым. Барыгызга да рәхмәт. Габделәхәт белән Путинга да җиткерегез минем рәхмәтемне дип озатып калды үз аягында йөргән Мәрьям әби.

Тулы язманы газетабыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев