Олы Мәңгәрнең хикмәтле тавы
Соңгы вакытта бу кадәр гаҗәпләнгәнем иде әле. Мәңгәрләр тынсыз калдырды.
Кыш көне берәүне дә тау белән гаҗәпкә калдырып булмый. Элек үзебезнең капка алдында да тау ясый идек. Монысы кар булганда. Кар булганда бар да ясый. Бер авырлыгы да юк, азрак тырышасы гына бар.
Ә Мәңгәрнеке башка очрак, быел кар юк. Әле ярый Яңа ел алдыннан азрак җирне агартып куйды. Тик тау ясарлык булмады. Ә мәңгәрләр баласы-чагасы, олысы-кечесе тау шуа. Менә шундый тауда алар. Агач материалларыннан махсус ясалган ул. Олы Әтнәдән барганда авыл башында кала. Кичен дә урам утлары яктыртып тора. Гирляндасына кадәр бар. Үзләрен дә куанып бетә алмыйлар.
- Кышкы каникулда балаларга күңел ачу өчен бик күңелле тау бар хәзер авылыбызда. Иртәдән бала-чага шунда, кичен яшьләр. Ара-тирә үзебез дә барып кайтабыз, карап тору да рәхәтлек бирә, - диләр авылның өлкәннәре.
Әлеге тауны ясау хыялы булу әле бер нәрсә, тотынып эшләү - икенче. Вакыты кирәк, акчасы, материалы...
Авылның уңган егетләре егетләре Илназ Хисматуллин @ilnaz_hismatullin (инстаграм аккаунты) белән Ирек Мөхәммәтшин @muhametshin17 үз көчләре белән шушы хыялны чынбарлыкка әйләндереп тә куялар.
Бу тау корылмасен төзү эшендә исә төп ярдәмне "алтын куллы" Олы Әтнә егете Сираҗиев Камил күрсәтә.
“Бер чәй эчеп утырган җирдән уйланылды ул. Материалларын алып кайттык. Заливать итеп, шуны ясап куйдык. Эшли башлагач, үзебез дә мавыгып киттек. Хәтта, гирляндаларга кадәр куйдык. Тирә - якта яктыртып торган төрле төсле утлар исә бәйрәм рухын өстәп торалар. Гирляндалар алуда күмәк хуҗалык булышлык итте.Тауда көндез дә, кич тә балалар тавышы тынып тормый. Кичен дә балкып тора. Хәзер бала-чаганың шунда рәхәтләнеп тау шууын күрү шулкадәр рәхәтлек бирә, - диләр егетләр үзләре дә.
Изге эшкә җан шатлана, эшләгән эшең үзеңә дә куаныч бирсә, икеләтә күңелле. Бу- шул очрак.
Ә балаларның шатлыклы йөзләре – әлеге зур хезмәтнең нәтиҗәлелеге хакында сөйли. Булдыргансыз, егетләр! Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев