Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Яңа елга нинди ризык әзерләргә ярата?

Яңа елны кем ничек каршы ала, нинди ризыклар әзерли? Нинди уңышлар белән истә кала узып баручы ел?

    Күпкырлы талант иясе, якташыбыз, дустыбыз, "Әтнә таңы"ның актив укучысы, шул ук вакытта безгә, укучыга йөрәккә үтә торган итеп үз фикерен әйтә, җиткерә белүче Сания Юныс кызына да әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттем.


- Узып баручы  ел тормышымда истәлекле вакыйгаларга бай булды. Ипотекага 2 бүлмәле фатир алдык. Олы улыбыз башлы-күзле булды. "Язмышлар тәкыясы" дип исемләнгән китабым чыкты. Болары иң истә кала торганнары. Аллаһыга шөкер, һәр көнемне милләтемә, халкыма файдалы итеп үткәрергә тырышам. Очрашулар күп булды. Айдар Фәйзрахманов белән матур җырлар  иҗат иттек. Алар якташымның юбилей концертында яңгыраячак.  Мин рәхмәтле бу елга. Киләсе Яңа елга да өмет- иҗат хыялларым юк түгел. Балалар китабы чыгару ниятем бар. Шул рәвешле туган телебезне яшәтүгә үземнән өлеш кертәсем килә, - диде ул. 

                      Сания Әхмәтҗановадан  Яңа ел табынына рецепт

             "Гаиләбез күбрәк ир-атлардан торгач, бәйрәм табынына мин вак бәлеш, пилмәннән кала итле ризыклар: койкалы тел, итле салатлар әзерлим. "Гөрнәдир" (Гренадер) салаты шуларның берсе.  Кызлар "Ананас тавы"н ярата.

     "Ананас тавы" өчен 200 гр.тавык ите, 2 йомырка, 100 грамм сыр, 150 гр. консервланган ананас, 1 баш суган, майонез, петрушка яфрагы, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз алына.  Тавык итен тозлы суда пешереп, суытып, вак итеп турап, җепселләргә аерып, салат савытына саласың. Һәр катка майонез сылана. Суган чистартып, юка боҗралап киселә, үсемлек маенда кыздырыла. Суытып ит өстенә саласың. Эре угычта уылган сыр өченче кат була. Чират пешкән  йомыркага. Аны сыр өстенә уасы. Өстенә майонез сылагач, шакмаклап тураган ананас тезәбез. Тагын майонез. Салатны петрушка яфрагы, ананас белән бизибез. 2-3 сәгать суыткычта торганнан соң әзер була. Тәмле булсын. Халкыма сәламәтлек,имин тормыш телим", - диде Сания ханым.

Фото: https://vk.com/id263611403?z=albums263611403

 

Сания Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр җырлар авторы буларак халыкка танылды. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Җырчы һәм композитор З.Хәйретдинов турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер, чөнки С.Әхмәтҗанова шигырьләренә язылган күп җырның көй ягыннан авторы да, башкаручысы да шул ук З. Хәйретдинов. Байтакка сузылган бәрәкәтле иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Дәшмә миңа, соң инде”, “Әйтер сүзең әйтеп кал”, “Сары кашкарыйлар”, “Ялгыз әнкәй” кебек җырлар дөнья күрде.

“Идел – Пресс” нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” исемле беренче китабын бастырып чыгарды. Югары полиграфик эшләнештәге затлы басмада дөнья күргән тәүге мәхәббәт лирикасы; хатын-кыз язмышы, халык-милләт турында фәлсәфи уйланулы шигырьләре укучыны битараф калдырмагандыр.

Сания Әхмәтҗанова алга таба да иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе белән сугарылган яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан” газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Пар алма” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

2009 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елда С. Әхмәтҗанованың Татарстан китап нәшриятында шигырьләр, поэма, тарихи цикллардан торган “Гәрәбә” исемле яңа җыентыгы дөнья күрде. Авторның әлеге саллы китапта урын алган “Татар кызлары” лиро-эпик циклын; табиб, галим, тарихчы Карл Фукска багышланган поэмасын, “Төрки дөнья таҗы – Төркия” шигъри циклын әдәбият сөючеләр аеруча якын итте һәм югары бәяләде. Моннан тыш, Сания Әхмәтҗанованың Арча ягында туып үскән күренекле шәхесләргә багышланган “Арча поезды” әсәре, “Арча капкасы” циклы да “Казан утлары” журналын укучыларның игътибарын җәлеп итми калмагандыр.

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага 2012 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мәртәбәле исем бирелде.

чыганак:http://arskland.ru/people/znamenitosti/detail.php?ID=1116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев