Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Әтнә кызы Динә Сәгыйтова алтын медаль алды

Мәскәүдә "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) III Илкүләм югары уку йортлары арасында узган чемпионатта җиңүчеләрне бүләкләделәр

Мәскәүдә ВДНХның 75 нче павильоны мәйданчыгында узган «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) III илкүләм югары уку йортлары арасындагы Чемпионат (Ворлдскиллс Россия) кысаларында һөнәри осталык буенча финал ярышларына йомгак ясалды.

Әлеге бәйгедә Олы Әтнә авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан инновацион университетында укучы  Динә Фәрит кызы Сәгыйтова да катнашты. Динә бу  чемпионатта "Отельләр белән идарә итү" компетенциясендә алтын медаль алды.

 

Вузара чемпионат финалында Россиянең 73 югары уку йортыннан 500ләп конкурсант ике көн дәвамында 52 компетенция буенча һөнәри осталыкта көч сынашты. Аларның эшен 500 дән артык эксперт бәяләде.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча барлыгы 64 алтын, 47 көмеш, 39 бронза медаль уйнатылды. Алар арасыннан 14-16 яшьлек WorldSkills Juniors катнашучылары төрле дәрәҗәдәге 11әр бүләк алды.

«Быел чемпионат форматы үзгәрде. Биремнәр катлаулырак булды, проектлау һәм аналитиклар блогы өстәлде, ярышларда катнашкан югары уку йортлары саны артты. Конкурсантлар барлык бурычларны да үтәделәр, үзләренең практик өлешендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр-бу нәтиҗә дә. Чемпионатта катнашучыларның һәрберсе тормышта куллана һәм үз һөнәр юлында киләсе адымны ясый ала торган тәҗрибә алды», - дип белдерде «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» Берлегенең белем бирү оешмалары белән эшләү департаменты директоры Сергей Куколев.

Чыганак: https://worldskills.ru/media-czentr/novosti/v-moskve-nagradili-pobeditelej-iii-naczionalnogo-mezhvuzovskogo-chempionata-%C2%ABmolodyie-professionalyi%C2%BB-(vorldskills-rossiya).html

Фотоларны Динәнең үзеннән алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев