Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

"Яшен суккан кешеләрне Казанга алып киткәннәр икән" - дөресе

Әтнәдә ике кешенең яшеннән зыян күрүен хәбәр иткән идек. Берсе - ир кеше, икенчесе - кыз бала. Алар көтүдә булганнар.

Бүген исә аларных хәле авырайган, аякларына баса алмый башлагач, Казанга алып киткәннәр икән, дип сөйләшә халык.

Дөрес түгел.

- Икесе дә район үзәк больницасында дәвалана, аякларына бастылар, сөйләшәләр, үз аңнарында. Барлык органнары да сау-сәламәт, тиешенчә эшли...- дип ачыклык кертте баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов.

Терелә күрсеннәр. Алла рәхмәтеннән ташламасын беребезне дә.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев