Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Арабыздан беребез

Югары белем - Күңгәр мәктәбенең җиде сыйныфында минем

Апрель аенда гына 80 яшен тутырган, Күшәр авылыннан Флера апа Нуретдинова сөйләм теленең матурлыгы белән шаккаттырды.

"Әтнә таңы"ннан бүләк тапшырырга баргач. видеоязма аша теләкләрен җиткерде.

- Абау Флера апа, әйтеп тә торасы булмады үзегезгә, бик матур сөйләдегез, дидек.

Ә ул шикәр комы отуын белгәч исе китеп, "Аллаһы Тәгалә рәхмәте, бирәсе булгач. менә бит, дип куйды. Аннары безгә, бер кызыклы вакыйга сөйләп алды.

- Ирем вафат булгач. йортны үз исемемә яздырасы булды. Документлар артыннан йөргәндә, бер егет апа гаризаны үзегез яза алырсызмы икән, дип сорады. Калыбы булса, язам дидем. Яздым, ә ул исе китеп. Апа. сез  югары уку йортын тәмамлаган кешедеринде, диде.

- Әйе, тәмамладым. Минем югары уку йортым - Күңгәр мәктәбенең җиденче сыйныфы, дидем. 7 классны гына укыдым мин. Аның исе китте, диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев