Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

22 сентябрьгә һава торышы

22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

22 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы - +8..+13 градус. Көндез +17..+22 градус, ә Татарстанның көнчыгышында +26 градуска кадәр җылы көтелә.

Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыгын, крыжовник агачларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин.

Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчәне һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X