Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әбиләр чуагы Татарстанга атна уртасында киләчәк

Төнге суыкларга карамастан, көндез республика территориясендә термометр баганалары +21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу атна уртасында Татарстанга озак көтелгән җылылык киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Чәршәмбе, 23 сентябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, әмма көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр туктаячак.

Шул ук вакытта көчле җил исүе дәвам итә, вакыты белән ул 15-20 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы 6-11 градуска кадәр җитә, көндез һава +13, +18 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 24 сентябрьдә, Татарстан тулысынча көнбатыш антициклон хакимлегендә була. Болытлы катлам сирәгәя, явым-төшемнәр элеккечә үк аз булачак. Аерым районнарда гына төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда 0 градус булырга мөмкин. Көндез һава +15, +20 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар атна ахырына кадәр төбәктә аз болытлы һәм коры һава торышы сакланыр дип фаразлый. Төнлә һава температурасы 3- 8 градус була, ә урыны белән 0 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыначак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/21-09-2020/bil-r-chuagy-tatarstanga-atna-urtasynda-kil-ch-k-5773235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев