Илнең бөтен территориясендә диярлек яңа елның беренче аенда температура нормадан бер градуска югары булачак. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, төньяк-көнбатышта төннәрен һава температурасы -10 градус, көндез -5 градус тәшкил итәчәк. Үзәк округның төньягында, шул исәптән Мәскәү төбәгендә шуңа якын температура көтелә. Дөрес, төннәрен суытканда термометрның терекөмеш баганасы -21 градуска, ә көндез -15 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Россиянең үзәк өлешенә килгәндә, анда салкын булачак. Әйтик, көньяк Уралда төннәрен һава температурасы -19..-24 градус, көндез исә -10..-15 градус тәшкил итәр дип көтелә. Себернең көньягында тагын да суыграк (төнлә -25 градуска кадәр, көндез -14..-19 градус) булачак. Красноярск краенда һәм Иркутск өлкәсендә бер градуска суыграк булуы фаразлана.
Гыйнварда Россиянең Европа өлешендә һәм Уралда күп явым-төшем көтелә. Красноярск краеның төньягында һәм Көнбатыш Себернең көньягында явым-төшем күләме нормага якын булачак. Шунысын да искәртик, гыйнварда көн озынлыгы сизелерлек арта. Әгәр ай башында көн озынлыгы 7 сәгать 20 минут тәшкил итсә, ай ахырында ул 1 сәгать 20 минутка артачак.
Нет комментариев