Әтнәдә кагыйдә бозулар кимегән
Юл иминлеге

Әтнәдә кагыйдә бозулар кимегән

13-19 август көннәрне районыбыз юлларында 4 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган

Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, 13-19 август көннәрне районыбыз юлларында 4 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Бу сан, узган атнага караганда, ике тапкыр кимрәк булуга карамастан, һәрбер хокук бозучыга карата тиешле чаралар күреләчәк. 
Районыбыз юлында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.  
Моннан тыш  1 машина  йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәү сәбәпле тоткарланган. 

Кызганычка каршы исе­реклеккә шикләнелгән хәлдә транспорт руле артыннан алынылучылар да кимеми. Бу атнаны да шундый 1 кеше тоткарланган. Хәзер аңа да суд залында җавап тотарга туры киләчәк. 

Шул ук вакытта бер йөртүче кечкенә баланы махсус креслога утыртмаган өчен административ  җаваплылыкка тартылган. Штрафын гына түләп булыр, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын. Бу очракта, бала гомерен акчага сатып алып булмаячак инде.

Автоинспекция хез­мәт­кәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан җәяүлеләрне дә, шулай ук  руль артында утыручыларны да, барлык Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Шунысын онытмагыз, юл ялгышларны кичерми, кеше гомерен бернинди акчаларга да сатып алып булмый. Юлларда ашыкмыйк, һәрвакыт тиешле тизлекне саклап хәрәкәт итәргә тырышыйк.


Нет комментариев