Күшәрдә мәчет манарасын яңарталар
Хәбәрләр

Күшәрдә мәчет манарасын яңарталар

Бу хакта Хәлимә абыстайдан сораштык.

Күшәр авылында мәчет манарасын яңарталар, моңа кадәр янкорма төзеделәр.  Шушы җәйдә тотынган эш булган бу.

Мәчет – ул авылның йөрәге, рухи үзәге. Аның манарасын яңарту, янкорма төзү – бу бит бары тик бинаны гына яхшырту түгел, ә авылның киләчәгенә, яшь буынга рухи азык бирү омтылышы. Бу изге эшкә катнашкан һәркемнең өлеше зур.

Җирле күмәк хуҗалык та, авыл халкы һәм якташлар да ярдәм кулы сузганнар. Аерым алсак, манараны тулысынча күмәк хуҗалык ярдәме белән, эшләүчеләре - буадан килгән дин-кардәшләр, барысы да намазда.

Ә янкорманы башка эшчеләр эшләгән - мөмкинлеге булучылар барысы да ярдәм иткәннәр.

Хәзерге вакытта төзелеш эшләре дәвам итә. Һәркем, кемнең мөмкинлеге булса, бу изге эштән читтә калмыйча, үз өлешләрен кертә ала. Бу – саваплы эш. Мондый эштә катнашу – ул безнең өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә бик күп файда китерәчәк. Манараның яңарып, янкорманың файдалануга тапшырылуы – авылның тормышында  уңай эзләр калдырачак.


Нет комментариев