Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанга яңадан көчле җил һәм бозлы яшенле яңгырлар киләчәк

Көндез һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр җылыначак.

Бүген,3 июньдә, Татарстан территориясендә төнлә урыны белән яңгырлар көтелә. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар республиканың күпчелек районнарында узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көчәюе ихтимал, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин. Аерым алганда, Татарстан синоптиклары Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе белән яшенле яңгыр булачагы турында кисәтә.

Төнлә термометр баганалары 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылына.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, метеорологлар фаразына караганда, Татарстанда эссе һава якшәмбегә кадәр саклана.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/02/187367/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев