Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әтнәдә суыта, җәмәгать

Синоптиклар чираттагы салкыннар якынлашуын фаразлады.


Татарстанда 13 июньдә көндезге температура +18 градуска кадәр төшәчәк, ә явым-төшем туктатылачак. Шимбәгә кадәр төбәктә яңгырлар һәм яшенле һава торышы сакланачак, әмма термометр баганалары +27гә кадәр артачак

Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу атнага һава торышы фаразын бастырды. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә республикада һава торышы циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысы астында формалашачак.

Төнлә 9 июньдә төбәктә яңгырлар яварга мөмкин, температура +11..+16˚. Көндез һәм кич һава торышы начарлана диләр. Идарә сайтында шторм кисәтүе дә урнаштырылган. Гидрометеорология үзәге яңгырлар да фаразлый, кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +23тан +28 градуска кадәр җылыначак.

10 һәм 11 июньдә һава торышы уртача җылы булачак: төнлә +11..+18, көндез - +22..+27˚. Шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал, бу вакытта җил 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Алдагы көндә температура төнлә +12..+17, көндез +22..+27˚ була.

«Республика Гидрометүзәгенең алдан фаразлавы буенча, 13 июньдә, салкын фронт узганнан соң, җил үз юнәлешен һәм  һава агымнарын да үзгәртә. Төнлә һава температурасы +9 га кадәр төшәчәк, көндез +13..+18˚ көтелә. Явым-төшем акрынлап туктый", - дип хәбәр иттеләр синоптиклар.

Тулырак:https://rt.rbc.ru/tatarstan/freenews/5ede2af39a79470958378cae

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/морозный-туманно-туманное-река-472871/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев