Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Иске Җогып  “Авыл көне” үткәрергә әзерләнә

Иске Җогып авылында туып, чит төбәкләрдә яшәүчеләр, бу хәбәр Сезнең өчен. Авылдашларыгыз Сезне 28 июль көнне бәйрәмгә көтә.

“Туган авылым – Җогып,  исемнән китми чыгып” , дип исемләнгән “Авыл көне”н озак еллар мәгариф системасында эшләүче укытучы, газетабызның актив хәбәрчесе, лаеклы ялга чыккач, Иске Җогып авылының тарихын өйрәнүче Раушан абый Садыйков оештыра. 

“Туган авылыбыз Иске Җогып – безнең өчен иң изге, кадерле җир. Монда безнең ата-бабаларыбыз нигезләре. Аларныың рух җылысы яши. Әйдәгез аларның әманәтләрен үтик, кайтып бер очрашыйк, хәтерләрне яңартыйк.Чөнки бер очрашу үзе бер гомер...”,- дип мөрәҗәгать итә ул якташларына.

Раушан абый Садыйковның бу фикерен Фәрит абый Фәйзуллин хуплап алып, ихлас күңелдән аңа  ярдәм итәргә алынды. Сезгә җиткерәсе белдерүне дә Фәрит абый язды. “Авыл көне”ндә казан асып пылау пешерәселәр. Итен Ирек Шәрәфиев күчтәнәч итеп бирәчәк. Чәй табыны әзерләнә.

Яңа Шашы авыл җирлеге Марат Срүр улы Сабирҗанов белән киңәшләшеп, аның җитәкчелегендә үткәреләчәк бу бәйрәмнең якынча программасы да әзер.

    Кайтучыларны каршы алгач, өйлә намазына Иске Җогып мәчетендә җыелачак алар. Берәр сәгать мәчеттә булгач, бергәләшеп зыярәт кылырга зиратка барачаклар. Зираттан туры мәдәният йортына кайтыла, монысын 15.00 сәгатьтән дә соңга калмабыз, дип фаразлыйлар. Клубта кунакларны концерт көтә, балалар, өлкәннәр чыгышы да булыр дип уйлыйлар. “Әхтәм абый шикелле оста баянчылар кайтуы көтелә, алар әзерләнеп торалар...”,- диләр үзләре.

   Әйткәнемчә, мәдәният йорты ишекалдында табын корылачак. Монысы  Хәсәнова  Гүзәл җитәкчелегендә авыл хатын-кызларының  уртак тырышлыгы  белән әзерләнәчәк.

    Әлеге чарага өлкән буын вәкилләре, аларның авылда нигезләре дә юк, кайтырга теләк белдергәннәр инде.

 Бу “Авыл көне” Иске Җогыпның тарихын барларга да, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә дә ярдәм итәр, дип уйлый әлеге очрашуны оештыручылар. Шулай була күрсен.

Хәерле сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев