Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Әтнә урамнары ни дәрәҗәдә чистартылган

Өч көн дәвамында буран вәгъдә итте синоптиклар. Урамнар кар белән тулды, тездән кар ера торганнары бар.

Тик бу Олы Әтнә авылы урамнарын кардан чистартмыйлар дигән сүз түгел.

- Бүгенге көндә Олы Әтнә авылы урамнарын 4 трактор ача: икесе торак-коммуналь хуҗалыгының МТЗ-82 тракторы,  Барс-мини тракторы һәм "Агрохим"ның МТЗ-1221тракторы. Бу тракторлар авыл урамнарын кичтән бер чистартып чыктылар. Бүген иртәнге сәгать 3 тән бирле эшлиләр. Иртәнге якка авылның күпчелек урамы кардан чистартылган иде, калганын көн дәвамында ачалар. Шәкәнәч, Кече Әтнә, Яңа Әтнә авылларын да "Агрохим" тракторы кардан ача. Билгеле берүк сәгатьтә җирлекнең бар урамын да чистартып бетерә алмыйлар, шуңа азрак аңлап, көтәргә туры килер,- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов. 

С. Мингатина фотосында - бүгенге урамнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев