Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнәләр язгы кыр эшләрен башларга әзер

Районның авыл хуҗалыгы язгы кыр эшләренә әзерлекне киметми. Кайбер тармаклар эшкә тотынырга бүген үк әзер. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җаваплы белгечләреннән сораштык.

  • Язгы чәчүгә орлык җитәрлек. Барысы 8000 тоннадан артык бөртекле культуралар әзерләп куйдык. Бу исәпкә әле кукуруз керми, - диде баш агроном Фәнис Галәүтдинов.

Чәчү техникасы ягыннан бездә һич кенә дә хилафлык булганы юк. Быел да әзерлекне яхшы дип бәяләргә була.

  • Әлегә әзерлек 93 % дәрәҗәсендә, - диде баш инженер Камил Әхмәтгалиев.

“Гостехнадзор”ның Әтнә бүлеге дә тиздән трактор һәм арбаларның язгы чорга әзерлеген тикшерә башлый.

  • Бүгенге көнгә 531 трактор һәм арба исәптә тора. Тиздән аларга техник карау үтәчәк, - диде “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Рафил Сабиров.

Кыскасы, язга әзерлек бара. Ерак калмый инде язга да...

Фото редакция архивыннан алынды. Анда "Ленин"да тырмаларны язгы кыр эшләренә әзерләү чоры сурәтләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев