Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Эш эзләүчеләр игътибарына

Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итү үзәкләре «Работа в России» бердәм цифрлы платформасына күчә, дип хәбәр итә Әтнә районың мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алсу Сабирова

Төбәк халкы Россиядә беренчеләрдән булып мәшгульлекү зәкләренең электрон хезмәтләреннән эш эзләү өчен фай­далана алачак. Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре шу­лай ук персоналны «Работа в России» порталы аша да сай­лый алачаклар. Бу кадрлар үзәкләренең халыкны эш беләнт әэмин итү өлкәсендә бердәм цифрлы платформага күчүен әтиҗәсендә мөмкин булды.

Агымдагы елның 18 ноябреннән эш табарга теләүчеләргәэ лектрон форматта хезмәт күрсәтелә ала. Мондый граж­даннарга «Работа в России» сайтына керергә, квалифика­ция дәрәҗәсе һәм эш стажы турындагы мәгълүматларныкүрсәтеп, гариза тутырырга һәм аңа резюме беркетергәк ирәк булачак. Туры килә торган вакансияләр эзләү авто­мат рәвештә, мәгълүматларны интеллектуаль анализлаун игезендә башкарылачак.

Мәшгульлек үзәкләренең яңа эш форматы гражданнар­ны күпчелек документларны күрсәтүдән азат итәчәк. Шулай итеп, бүтән хезмәт кенәгәсен, яшәү урыны буенча белемалу һәм теркәлү турындагы мәгълүматларны бирергә кирәкб улмаячак. Әлеге мәгълүматлар системага ведомствоарах езмәттәшлек ярдәмендә киләчәк.

Порталда эшләү буенча консультация кирәк булса, граж­даннар мәшгульлек үзәге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала­лар (84369) 2-34-23 телефон буенча.

Хәзер эш бирүчеләр шулай ук кадрлар сайлау турындагы запросны электрон рәвештә җибәрә алалар. Кадрлар кон­сультантлары «Работа в России» порталының шәхси каби­неты аша кирәкле хезмәткәрләр эзләүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Бердәм цифрлы платформа аша базадагы яңа Резюмелар турында хәбәр алу гына түгел, ә бәлки кандидатлар белән аралашырга, әңгәмәгә чакырырга да мөмкин булачак.

Техник мөмкинлекләре булган гражданнар гариза белән мөстәкыйль рәвештә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар һәм безнең белгечләр аларга «Рабо­та в России» порталында резюме һәм гариза язарга ярдәм итәчәкләр. Платформа мөмкинлекләре гражданнарга үз төбәгенең генә түгел, бөтен илнең вакансияләренә керү мөмкинлеге бирә. Киләчәктә «Работа в России» порталын­да башка хезмәтләр дә, шул исәптән укыту, Профориентация һәм мәшгульлекне үстерүгә юнәлдерелгән башка чаралар да алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның апрелендә кабул ителгән вакытлыча кагыйдәләрнең гамәлләре бары тик РФ Хөкүмәтенең 2.11.2021 ел, №1909 карары кысаларында билгеләнгән беренче 19 РФ субъекты өчен генә бетерелгән.Калган төбәкләр проектка киләсе елның гыйнварыннан ку­шылачак. Мәскәү яңа форматта хезмәт күрсәтүгә 2023 елдан керешәчәк.

Белешмә

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләрен модер­низацияләү – ул төбәк халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән дәүләт проекты. Хәзер проектта 61 төбәктән 130 мәшгульлек үзәге катнаша.

Проект бердәм эш стандартларына күчүне күздә тота.Проект кысаларында мәшгульлек үзәкләрендә карьера һәм кадрлар консультациясе буенча сервис барлыкка килә,ә мәшгульлек үзәкләре бөтен ил өчен бердәм платформада эшләячәк.

Карьера консультантларының эше кадрлар хезмәтләренең тулы спектрын тәкъдим итүгә юнәлдереләчәк – резюмены рәсмиләштерүдә һәм вакансияне сайлап алудан башлап,карьера үсеше траекториясен коруга кадәр. Һәр конкрет эш бирүчегә шәхсән беркетелгән кадр консультантлары аларга теләгән кандидатларны сайларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев