Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Куркынычсызлык каешы: кирәкме ул?

Бу уңайдан газетада күңелсез, алай гына түгел, чәчләр үрә торырлык мәгълүматлар бирелә.

Куркынычсызлык каешын тагу аварияләрнең 70 процентында үлемнән коткара икәнлеген белә идегезме? Хәтта 10 км/сәгать тизлек белән баручы автотранспорт авариягә очраса да, кешенең авырлыгы 1 тоннага җитүе белән танышмы сез? Барлык аварияләрнең биштән дүрте 65 км/сәгать тизлеккә җиткәнче булуы хакында ишеткәнегез булдымы? 

Авария вакытында кеше секундның дүрттән бере өлешендә үк һәлак була... 

80 км/сәгать тизлек белән баручы машина авариягә очраса, аңа үз массасыннан 30 тапкырга артык инерция көче тәэсир итә...

0,05 секундтан һәр пассажирга үз массасыннан 80 тапкырга артык көч тәэсир итә, ягъни, гәүдә авырлыгы 6 тоннага җитә. 0,068 секундтан алдагы пассажир рульгә яки панельгә, 0,092 секундтан соң алгы тәрәзәгә бәрелә...

Кыскасы, урыннан кузгалганчы ук куркынычысызлык каешын тагу кирәк. Ә тулырак мәгълүматларны газетада укып тетрәнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев