Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Мәктәп укучылары арасында олимпиада старт ала

2 сентябрьдән гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 8-нче республика олимпиадасы старт ала,

Олимпиаданы оештыручылар – этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе (алга таба-Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Олимпиаданы үткәрү вакыты-21.09.2020 дән 26.11.20 гә кадәр.
Олимпиаданың максаты-кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру, норматив-хокукый актларны белү һәм куллана белү, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуда ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру.
Сайтта теркәлгән төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары ирекле нигездә олимпиадада катнаша ала https://www.tatzpp.ru (алга таба-кулланучылар хокукларын яклау буенча Портал) теркәү 02.09.2020-16.09.2020 чорда үткәрелә.
Олимпиада ике этаптан тора:
I этап - башлангыч (сайлап алу) - 2020 елның 21-25 сентябрендә үткәрелә. Теркәлгән катнашучылар I этапны дистанцион формада, тест биремен үтәү рәвешендә уза. Тест биремнәре 21.09.2020 сәгатьтә кулланучылар хокукларын яклау порталында, «Олимпиада»бүлегендә урнаштырыла.
II (йомгаклау) этабы-2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе рәвешендә иҗади биремне үтәү рәвешендә дистанцион формада үткәрелә. Эссе темалары турында мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау порталында, 05.10.2020, «Олимпиада»бүлегендә урнаштырыла.
Олимпиадада катнашучыга «кулланучылар хокукларын яклау» темасына кагылышлы конкрет проблема буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз карашыңны формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк булачак. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләрдән файдаланып, үз фикереңне, шулай ук иҗтимагый тормыш фактларын дәлилләргә кирәк. Эссе doc яки docx форматында рус һәм татар телләрендә 3 биттән дә артмаган күләмдә кабул ителә.
Олимпиада нәтиҗәләре турында мәгълүмат Кулланучылар хокукларын яклау порталында 12.11.2020 елдан да соңга калмыйча, «Олимпиада»бүлегендә урнаштырыла.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Алкоголь Инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев