Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Республика халкын #МойТатарстан квестында катнашырга чакыралар

Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән.

Республика халкын 27 һәм 30 августта узачак «МойТатарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фотомарафон көннәрендә республикада Татарстанның һәр кешесе катнаша ала торган квест узачак.

Җиңү өчен, катнашучылар алып баручының биремнәрен төгәл үтәргә тиешләр.

Призлар алу өчен трансляциягә кушылырга кирәк. 27 августа 18.00дә, 30 августа 15.00дә.

Чара түбәндәге схема буенча үткәрелә: #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляциядә алып баручы биремне игълан итәчәк, ә катнашучылар аны күрсәтелгән вакытта үтәргә тиеш. Бирелгән вакыт тәмамланганнан соң туры эфирда алып баручы биремне үтәгәннәр арасында призлар уйнатачак.

Квестта җиңү өчен теләгән һәркем көрәшә ала, моның өчен #МойТатарстан фотомарафонында катнашу мәҗбүри түгел.

Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән. Алар #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 7,7 меңнән артык фотография бастырган.

Узган атнада беренче урынны Азнакай районыннан Флүн Вилданов алды.

Фотомарафонның төп максаты-Татарстанның кызыклы фотоларын булдыру һәм аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев