Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Руслан тәкъдим ясады, урыннар билгеләнде

Кыш бабайлар Әтнәне иңләде

  •  

Үзләре шук, үзләре мут Кыш бабайларны күрәсегез килсә, район электр челтәре оешмасы янына, яки Үзәк Чыршы - Боз сараена барырга кирәк, дип хәбәр иткән идек. Күрдек без ул бабайларны, бизәлгән машиналарны, колонна белән бергә йөрдек. Үзәк урамда көтеп, фотога төшергән авылдашларны да котларга өлгердек.

Әтнә районы башкарма комитеты, мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган Кыш бабайлар парадының нигезләмәсе һәр оешмага җибәрелеп, анда һәркайсыбыз, хәтта, оешма җитәкчесе үзе дә катнашырга тиеш иде. Бизәлгән машина булу, әкият геройларын бәйрәмгә алып килү - төп таләпләрнең берсе. Ай ахыры, ел башы, тыгыз эш графигы һәм парад. Берничек тә өлгереп булмас кебек иде. Тик Яңа ел рухы, безнең халыкның зирәклеге, тапкырлыгы, булганлыгы эшне, ачы җил белән буранны читкә куеп, Кыш бабайлар парадына алып китте. Һәм чын Кыш бабайларны (“Бөтен җирем суык, бер җылы җир калмады, нишләп мин чын булмыйм”, диде Күәм Кыш бабае), төрле утлар белән бизәлгән, осталыкта тиңнәре булмаган оешма машиналарын, аларда утырган әкият геройларын күргәч, суык та онытылды. Машиналар арасында бердәнбер үзебезчә, милли төсмерләр белән бизәлгән Мөдәрриснең аты исә күңелгә үзгә бер рәхәтлек бирде. Ул Убырлы-Шүрәлеләрне рәсемгә төшергәндә тоткалап та карадым, менә кайда ул уйлап табу сәләте. Район мәдәният бүлеге Кыш бабае да “Аллага шөкер, сөбханналла...”, дип соклануын яшермәде.

Районыбыз оешмалары, авыл җирлекләре тарафыннан бизәлгән Кыш бабайлар, Кар кызларын утырткан машиналар колоннасы Олы Әтнә авылының үзәк Совет урамы аша үтеп, Үзәк чыршыга таба хәрәкәт иткәндә дә сокланучылар, фотога төшерүчеләр күп булды. Юлларны ябып, колонна алдыннан юл хәрәкәте тәртибе сагында торучы Рифат Нурмөхәмәтов машинасы барды. Аның җитәкчелегендә полиция хезмәткәрләре чат саен машиналарны үзәк урамга кертмичә иминлекне саклап тордылар.

Кыш бабайлар җыйналган, бар да биеп җылынган урын - Боз сарае сәхнәсе булгандыр. Әй рәхәтләнде дә соң бала-чага конфет чүпләп, тагын кайда моның кадәр әкият героен күреп, аларны тотып карап, алар белән фотога төшеп, биеп, алар кулыннан бүләк алып була. Балаларга гына түгел безгә дә эләкте әле ул бүләк дигәннәре. Гомуммән, могҗизага, бүләккә бай кич булды ул. Көтүләре белән Кыш бабайлар сәхнәгә чыккач, бәйрәм рухы тантана итте. Чыршы утлары кабынды.

Район советы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов район халкын бәйрәм белән котлап, Боз сараен төзүдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Ә аеруча яхшы эшләүче мәдәният, спорт, РЭС, техникум, ветстанция, МЧС, больница, пенсия бүлеге, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Ак барс банк”, казначей, мәгариф бүлеге, “Агрохим” оешмасы, мәшгульлек үзәге, “Әтнә таңы” коллективына Мактау кәгазе белән истәлек бүләкләре тапшырды.

Хәмит белән Рәдисебез көч куеп алган истәлекле бүләк, Мактау грамотасына шатланып, үзебезнекеләр дә чыгыш ясадылар. Хәер, оста бар да телең тый дип, урталыктарак чыкты матбугат хезмәткәрләре. Һәр оешманың чыгышы рәхәт булды. Спорт киеменнән генә сәхнәгә менгән спортчылар чыгышыннан соң, костюм-чалбардан чыгып, бар халык алдында тезләнеп, булачак хатыны – Кайбыч кызы Әлфиягә тәкъдим ясаган тренерыбыз Руслан Сафин аеруча истә калды. «Кыш бабай, мин дә сиңа хат язган идем”, дип килеп чыккан Руслан могҗизалар булуына тагын бер кат ышандырды. Әлфинә Мөхәммәтҗанова җаен белеп, матур итеп кенә сәхнәгә чакыра торды, һәркем үз чиратын белән чыгышын тәкъдим итте. Җыр - бию, шоу күңелне күтәрде.
Нигезләмәдә әйтелгәнчә, жюри иң осталарны атады: район электр челтәре, Күңгәр авыл җирлеге, техникум “Иң матур бизәлеш” номинациясендә җиңде. Өстәмә приз Күңгәр авыл җирлегенә бирелде. “Иң оригиналь маска”га Олы Әтнә мәктәбе коллективы лек булды, “Иң затлы Кыш бабай” - мәдәният йортыныкы дип табылды. “Иң музыкаль Кыш бабай”- сәнгать мәктәбендә, “Иң шук Кыш бабай” балалар бакчасында булып чыкты. Спорт бүлеге махсус призга ия булды. Халык мәхәббәтен дә өстәп бүләк итәрлек итеп чыгыш ясады егетләр. Булдырдылар.
Без барыбыз да булдырдык. Айрат Фәнил улы әйткәнчә, бу әле күңел ачуларның башы гына. Барысы да алда буласы, очрашырга, күрешергә, Яңа елларны матур итеп, иминлектә, сәламәт булып каршыларга насыйп булсын.

С.Мингатина фотосы



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев